Әстерхан өлкәсендә тиздән карбыз музее ачылачак

Әстерхан өлкәсендә тиздән карбыз музее ачылачак

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Әстерханнан алынган хәбәрләргә караганда, агымдагы елның сентябрь аенда Әстерхан өлкәсе Кәмизәк шәһәренең быел төзелүенә 40 ел тулуны билгеләп үтәчәк. Яшелчәлек һәм бакчачылык фәнни-тикшеренү институты территориясендә Россиядә әлегә бердәнбер карбыз музее ачылачак. Бу турыда күптән түгел Әстерхан төбәк музее күргәзмәләр залында «Россия карбызы» - «Россия карбызы империясе» музей-тыюлыгы филиалы проектын тәкъдир итү чарасында белдерелгән.

Музей филиалын тәкъдир итү чарасында Карбыз музее филиалы мөдире итеп билгеләнгән Серафима Богоявленская һәм әлеге музейның табигать бүлеге мөдире урынбасары Лариса Воробьевалар катнашкан.

Музейны ачу тантанасы Әстерханда ел саен үткәрелеп килгән карбыз фестивале көненә билгеләнгән. Тантана чаралары кысаларында музей хезмәткәрләре анда катнашучыларны әстерхан карбызы тарихыннан кызыклы мәгълүматлар белән таныштырырга, бу татлы яшелчәнең яңа сортларын китереп чыгарган галим-селекционерлар турында сөйләргә һәм карбыз кырларына экскурсияләр оештырырга планлаштыра. Тантаналарда катнашучылар шулай ук иң яхшы сортлы карбызлардан авыз итәчәк.