news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Мушкеттан автоматка кадәр: ату кораллары тарихыннан» дигән күргәзмә ачыла

Экспозициядә Россия, АКШ, Япония, Төркия, Италия һәм башка илләрдә ясалган ату кораллары тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). 18 майда 15.00 сәгатьтә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының Туп сарае музеенда П. В. Алабин исемендәге Самара өлкә тарихи-туган якны өйрәнү музее фондларында сакланучы экспонатлардан торган «Мушкеттан автоматка кадәр: ату кораллары тарихыннан» дигән күргәзмә ачыла.

Музейның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, күргәзмә утлы корал тарихының үсеш юлын чагылдыра.

Экспозициядә Россия, АКШ, Япония, Төркия, Италия һәм башка илләрдә ясалган ату кораллары тәкъдим ителәчәк. Экспонатлар арасында XVIII–XIX йөзләргә караган ау һәм сугыш кораллары, XIX гасыр ахырындагы күп зарядлы мылтыклар, узган гасырның 40нчы елларындагы СССР һәм Германия армияләренең автомат кораллары бар.

Адам Кюхенрейтер ясаган, XIX гасырның танылган Бавария корал династиясенә караган дуэль гарнитуры аеруча зур кызыксыну уята.

Күргәзмә 2021 елның 3 октябренә кадәр эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100