news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга якын арада гына җылы көннәр әйләнеп кайтмаячак

Республика буйлап узучы атмосфера фронтлары үзләре белән яңгырлар алып киләчәк.

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Татарстанга киләсе атна уртасына кадәр җылы көннәр әйләнеп кайтмаячак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә шулай дип фаразлыйлар.

Якшәмбегә каршы төндә, 17 майда, республика территориясендә явым-төшем булу ихтималы аз, шулай да көндез атмосфера фронты кыска вакытлы яңгырлар алып киләчәк. Һава температурасы төнлә +2..+7, көндез +15..+20 градус тәшкил итәчәк.

Дүшәмбегә каршы төндә, 18 майда, Татарстанда явым-төшем көтелми, әмма көндез «чираттагы төньяк-көнбатыш циклон һәм актив атмосфера фронты йогынтысында» янә яңгыр явачак. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +3..+8 градус тәшкил итсә, көндез термометрның терекөмеш баганасы +15..+20 градуска кадәр күтәреләчәк.

Шул ук вакытта, Татарстан синоптиклары фаразлаганча, сишәмбе көнне, 19 майда һәм чәршәмбе, 20 майда да һава шартлары сизелерлек үзгәрмәячәк. Атмосфера фронтлары республика территориясе буйлап үткән вакытта яңгыр явачак. Һава температурасы төнлә +2..+7, көндез +14..+19 градус тәшкил итәр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100