news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яңа өйләнешүчеләрнең ЗАГСка битлек һәм перчаткадан килүен сорадылар

ЗАГС бүлекләре үзизоляция режимы вакытында эшләрен туктатмаганлыктан, апрель башыннан алып 500дән артык пар үз никахларын рәсмиләштергән.

Татарстанда яңа өйләнешүчеләрнең ЗАГСка битлек һәм перчаткадан килүен сорадылар
архив/Рамиль Гали

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Динара Прокопьева). ЗАГС бүлекләре 12 майдан гадәти режимда эшли башлады, әмма кешеләрнең битлек һәм перчаткадан килүен сорадылар. Бу кагыйдә яңа өйләнешүчеләргә дә кагыла, дип хәбәр итте ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина Андрей Кузьминга биргән интервьюсында.

«12 майдан без, барлык саклык чараларын үтәү шарты белән, кешеләрне кабул итү өчен гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрен ачтык. Кешеләрнең битлектән, перчаткадан булуы, тиешле дистанция саклавы мәҗбүри», - дип искәртте ул.

Андрей Кузьмин коронавирус инфекциясе таралган вакытта яңа өйләнешүчеләрнең беренче үбешү традициясе сакланырмы, дип кызыксынды. Нигъмәтуллина бу вакытта кияү һәм кәләш битлекләрен сала алачак, дип җавап бирде.

«Бер тапкыр үбүнең зыяны булмас дип уйлыйм», - диде ул.

Үзизоляция режимы (ул ай ярым чамасы дәвам итте) гамәлдә булган чорда 500дән пар үз никахын рәсмиләштергән. Әмма никахлар «аерым очраклар буенча» гына теркәлгән. ЗАГС хезмәткәрләре, никахлашу көнен апрель-май айларына билгеләгән парларга шалтыратып, тантананың датасын кичектерүләрен сораган.

ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы белән интервьюны «События» сайтында укыгыз. Видеоверсиясе белән «Татар-информ» агентлыгының YouTube видеохостингындагы каналында танышырга мөмкин. Тамашачылар әңгәмәнең телевизион вариантын «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне – 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100