news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кырау төшү аркасында кисәтү игълан ителде

17 майдан 18енә каршы төндә һава шартларының начараюы көтелә.

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда кырау төшү аркасында кисәтү игълан ителде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Идарә мәгълүматлары буенча, 17 майдан 18енә каршы төндә республика территориясендә урыны белән -2 градуска кадәр кырау көтелә.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында искәртүләренчә, һава шартларының начараюы зур куркыныч тудырырга мөмкин. Машина йөртүчеләргә шәһәрдән читкә чыкмаска, трассада куркынычсыз тизлекне саклап хәрәкәт итәргә, кискен маневрлар ясамаска киңәш ителә.

Җәяүлеләргә бик тә игътибарлы булырга, юл аша тиешле урыннардан гына чыгарга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100