news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия туроператорлары июньгә планлаштырылган чит ил турларын гамәлдән чыгара башлады

Компанияләр клиентларга сәфәрләрне башка вакытка күчерергә һәм чит илгә турлар сатып алу өчен түләнгән акчаны соңрак файдаланырга тәкъдим итә.

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Берничә зур туроператор июньгә планлаштырылган чит ил турларын гамәлдән чыгарды. Моның сәбәбе – бүгенге көндә Россиядә дә, чит илләрдә дә Соvid-19 коронавирус инфекциясе аркасында чикләүләрне алуга кагылышлы анык карар булмавында. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Россия Туроператорлар ассоциациясенә сылтама белән хәбәр итә.

«Аерым алганда, Coral Travel, ANEX Tour, PEGAS Touristik кебек туроператорлар шундый карар кабул итте», - дип белдерделәр ассоциациядә һәм компанияләрнең үз клиентларына сәфәрләрне башка вакытка күчерергә һәм чит илгә турлар сатып алу өчен инде түләнгән акчаны соңрак (2021 елның ахырына кадәр) файдаланырга тәкъдим итүен искәрттеләр.

Чартер рейсларда оештырылучы турлар тотылган чыгымнардан башка гамәлдән чыгарылганлыктан, туристлар аларның тулы бәясен яңа сәфәрләр өчен файдалана алачак, ди туроператорлар. Даими рейслар өчен кайтарып бирелгән акчаның күләме авиакомпания сәясәтенең нинди булуыннан тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100