Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Коронавирус инфекциясенә тест узудан баш тартучыларны штрафка тартырга мөмкиннәр
Чит илдән кайтуы һәм үзенең тору урыны турында хәбәр итмәгән кешене административ җаваплылыкка тартулары ихтимал.
(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Россия Эчке эшләр министрлыгында ачыклык кертүләренчә, коронавирус инфекциясенә тест узудан баш тартучыларны штрафка тартырга мөмкиннәр. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Чит илдән кайтуы һәм үзенең тору урыны турында хәбәр итмәгән кешене дә административ җаваплылыкка тартулары ихтимал.
«Бернинди дә чара күрмәү Россиягә кайтуың, теркәлү һәм тору урыны турында кичекмәстән хәбәр итү, сәламәтлегең начараеп киткән очракта медицина оешмасына бармыйча гына өйдә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү буенча вазифаларны үтәмәү, шулай ук мәҗбүри тикшеренү узудан баш тартуда чагыла», - дип белдерделәр Эчке эшләр министрлыгында.
Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, моның өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 6.3 маддәсе 2 өлеше («Санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү өлкәсендәге законнарны бозу») буенча административ җаваплылык яный. Әлеге маддә нигезендә 15 мең сумнан алып 40 мең сумга кадәр штрафка тартырга мөмкиннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз