news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа районының Аксу авылында «Гиниятулла бабай» чишмәсен төзекләндергәннәр

Авылда яшәүчеләр күмәк көч белән 60 мең сум акча җыйган.

Буа районының Аксу авылында «Гиниятулла бабай» чишмәсен төзекләндергәннәр
instagram.com/aksu_official_/

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Буа районының Аксу авылында  «Гиниятулла бабай» чишмәсе территориясен төзекләндергәннәр. Бу хакта Инстаграмда Аксу авыл җирлеге башлыгы Марат Хәйруллин хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, чишмәне һәм аның территорисенә ныклы ремонт кирәк булган.

Пост язганнан соң, авылда яшәүчеләр һәм якташлар изге эшкә кушылган һәм төзекләндерү идеясен хуплаган. Алар күмәк көч белән 60 мең сум җыйганнар. Бу акча чишмәне чистарту һәм читәннәрне алыштыру өчен җиткән.

Социаль челтәрдән кулланучылар изге эшне хуплап, уңай комментарийлар калдырган.


news_right_1
news_right_2
news_bot