Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самара өлкәсендә “Туган як” оешмасы эшли башлады
"Туган як" оешмасы зиратлар исемлеген төзү, чишмәләрне барлау чаралары оештырган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Самара өлкәсендә “Туган як” оешмасы эшли башлады. Оешманың президенты итеп эшмәкәр Раилә Сафина, директоры итеп эшмәкәр Рөстәм Хисмәтов сайланган. Бу турыда “Самара татарлары” сайты хәбәр итә.
"Туган як" оешмасы зиратлар исемлеген, чишмәләрне барлау, “Ак калфак” оешмасын ачу, ике оешма бергәлегендә милли ризыклар пешерү, милли киемнәр тегү чаралары уздырган.
“Яңа оешма алдында төбәкнең тарихын, табигатен өйрәнү, каберлекләрнең исемнәрен барлау, мәчетләр белән берлектә динебезне саклау, милләтебезнең гореф-гадәтләрен, йолаларын, һөнәрләрен, киемнәрен, тормыш-көнкүрешен барлау һ.б. бурычлары тора.
Шулай ук Бөтенрәсәй Сабантуй бәйрәмен истә калырлык итеп үткәрү, икенче елга Камышлы авылының 440 еллыгын бәйрәм итү планлаштырылган”, - дигән оешманың директоры Раилә Сафина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз