news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта Татарстан Матбугаты көнен билгеләп үтәләр

Чара 18 майда беренче татар газетасы “Нур”га нигез салган танылган мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе Атаулла Баязитов бюсты янында уза.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). 18 майда Санкт-Петербург дәүләт университеты филология факультеты эчке ишегалдында Татарстан Республикасы Матбугат көненә багышланган чара узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Матбугат көненә багышланган чара көндезге сәгать 12дә Россиядә беренче татар газетасы “Нур”га нигез салган танылган мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе Гатаулла Баязитов бюсты янында уза.

Әлеге чараны Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге белән бергә үткәрә.



 

news_right_1
news_right_2
news_bot