news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТРда төбәк дәрәҗәсендәге автомобиль юллары тирәсеннән 1,6 мең тонна чүп-чар җыелган

Бу территорияләрне санитар чистарту эшләре ай буе дәвам итте

  (Казан, 16 май, «Татар-информ»). Татарстанда төбәк дәрәҗәсендәге автомобиль юллары тирәсеннән 1,6 мең тонна чүп-чар җыелган. Бу территорияләрне санитар чистарту эшләре ай буе дәвам итте, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Татарстанда төбәк автомобиль юллары һәм ясалма корылмалар территорияләрен чүп-чардан арындыру эшләре дәвам итә. Төбәк дәрәҗәсендәге юлларның торышы өчен җаваплы “Главтатдортранс” дәүләт учреждениесе автобус тукталышларын һәм ял итү мәйданчыкларын чистартуга аерым игътибар бирә.

Ай дәвамында бу территорияләрдән 1,6 мең тонна чүп-чар чыгарылган, 13,1 мең корыган агачлар-куаклар киселгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot