Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хәзерге вакытта Тукай районында 202 егет хәрби комиссия тикшерүен үткән
Шулар арасыннан 39 егет хәрби хезмәткә җибәрерлек, дип табылган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Язгы чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу юлы Тукай муниципаль районы хәрби комиссариатның чакырылыш комиссиясенә район җирлегеннән 35 егетне армиягә озату бурычы куелды, дип хәбәр итә “Якты юл” газетасы.
15 июльгә кадәр озатулар саны барлыгы 13 булыр, дип планлаштырыла. Егетләрнең алтмыш проценты шефлык частьларына – Севастопольгә Кара диңгез флотына, Марий-Эль республикасында урнашкан стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренә җибәреләчәк.
Бүген егетләр чакырылыш комиссияләрен үтә. Әлеге чарада бу язда 259 егет катнашырга тиеш. Хәзерге вакытка алынган мәгълүматлар буенча, комиссиягә әлегә 202 кеше килгән. Шулар арасыннан 39 егет хәрби хезмәткә җибәрерлек, дип табылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз