Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары узган елгы керемнәре турында хисап тотты
2020 елда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның кереме 23 млн сум тәшкил иткән.
(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары 2020 елгы керемнәре һәм мөлкәтләре турында хисап тотты. Декларацияләр ТР Дәүләт Советы сайтында басылып чыкты.
2020 елда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның кереме 23 млн сум тәшкил иткән. Аңа 2 546 квадрат метр мәйданлы җир кишәрлеге, 257,1 һәм 308 квадрат метр мәйданлы ике йорт, фатир (1/3 хокукындагы өлеш — 173,6 квадрат метр) һәм машина кую урыны (1/3 хокукындагы өлеш — 13 квадрат метр) теркәлгән.
Шулай ук республика парламенты башлыгына «ГАЗ-21 „Волга“», М-20 «Победа», «Ямаха» кар һәм сазлыкта йөри торган һәм «Арктик КЭТ» кар чанасы язылган. Аның карамагында җир кишәрлеге һәм 153,3 квадрат метр мәйданлы фатир бар.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов 2020 елда 4,8 млн сум акча эшләгән. Аңа 1,5 мең квадрат метр мәйданлы җир кишәрлеге һәм 596 квадрат метр мәйданлы торак йорт теркәлгән. Марат Әхмәтов файдалануында 1,5 мең квадрат метр мәйданлы җир кишәрлеге һәм 596,50 квадрат метр мәйданлы торак йорт бар.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов шулай ук бер ел эчендә 4,8 млн сум акча эшләгән. Аңа 1 497 һәм 384 квадрат метр мәйданлы җир кишәрлеге, 140 квадрат метр мәйданлы фатир (1/2 өлеш) фатир, 256 квадрат метр мәйданлы торак йорт, 30 квадрат метрлы дача, гараж — 34,10 квадрат метр, машина кую урыны — 29,94 квадрат метр, 2010 елгы 5М7«Казанка» көймәсе, 2010 елда Suzuki DF50 көймәсе, МЗСА 81771 D прицебы теркәлгән.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова бер ел эчендә 5,2 млн сум акча эшләгән. Аңа 1911 квадрат метр мәйданлы җир кишәрлеге, 180,8 квадрат метр мәйданлы торак йорт теркәлгән. Шулай ук аның карамагында 87,3 квадрат метр мәйданлы фатир бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз