news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сөембикә» журналы укучылары балчыктан савытлар ясады

Журналның апрель санын тәкъдим итү мастер-класс форматында узды.

«Сөембикә» журналы укучылары балчыктан савытлар ясады
Владимир Васильев

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Сөембикә» журналы укучылары өчен балчыктан савытлар ясау буенча мастер-класс оештырды. Шул рәвешле журналның яңа саны тәкъдим ителде.

«Без апрель санын яңа форматта тәкъдим итәргә булдык. Быел без, лаеклы ялга чыгып, яңа шөгыль үзләштергән ханымнарга багышланган яңа проект эшли башладык. Апрель санында чүлмәкләр ясаучы ханым турында язма чыкты. Соңыннан яңа санны тәкъдим итүне мастер-класс форматында уздыру идеясы барлыкка килде», — дип сөйләде журналның баш мөхәррире Лариса Маликова. 

Баш мөхәррир сүзләренчә, алар киләчәктә дә геройларга бәйле рәвештә шундый мастер-класслар уздырырга уйлыйлар.

Апрель ае саны герое Гүзәлия Хәбибуллина лаеклы ялга чыккач балчыктан савытлар ясый башлаган. «Алты ел чамасы балчыктан савытлар ясыйм. Аңа кадәр мәктәптә математика укыттым. Кызым юбилеема үзем үскән өйнең кечкенә макетын бүләк итте. Шуннан кызыгып киттем», — дип сөйләде ул.

Мастер-класста бу елның икенче яртыеллыгына язылган абунәчеләр катнаша алды. Балчык савытлар киптерелгәннән соң, аларны алып китеп булачак. Чара «Адымнар» мәктәбендә узды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100