Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ростуризмда кешбэк белән юлламалар сату кайчан тәмамланачагы хакында сөйләделәр
Туроператорлар, сатулар динамикасы һәм клиентларның кешбэк программасына карата кызыксынуы сизелерлек артуына сылтама ясап, акция буенча юлламалар апрель ахырында тәмамланырга мөмкин дип кисәткән иде.
(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Гаммәви мәгълүмат чараларында Россия Хөкүмәте тарафыннан туристик кешбэк программасының яңа этабы өчен бүленгән ике миллиард сум акчаның бетүе турында хәбәр чыкты. Әмма Ростуризмда билгеләп үтүләренчә, сатулар планлаштырылганча 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Ведомствода әлеге сумманың бетүе турындагы мәгълүматны расламадылар да, кире дә какмадылар.
Элегрәк туроператорлар, сатулар динамикасы һәм клиентларның кешбэк программасына карата кызыксынуы сизелерлек артуына сылтама ясап, акция буенча юлламалар апрель ахырында тәмамланырга мөмкин дип кисәткән иде.
Ростуризмда билгеләп үтүләренчә, гражданнарга юлламаларны бернинди чикләүсез билгеләнгән вакытта, ягъни 15 июньгә кадәр (сәфәр датасы – 30 июньгә хәтле) акчаны кире кайтару шарты белән сатып алу мөмкинлеге бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз