news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия туристлары гамәлдән чыгарылган юллама акчасын кире кайтара алачак

Акча 2020 елның 31 мартына кадәр төзелгән килешүләр буенча түләнә.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Россия туристлары башка илләргә туристик юлламалар өчен 31 мартка кадәр түләнгән очракта, акчаны кире кайтара ала. Тиешле боерыкка Россия Премьер-министры Михаил Мишустин кул куйды. 

Акча туроператорның шәхси җаваплылыгы фондыннан түләнәчәк.

«Туристларга һәм (яки) башка заказчыларга чит ил туризм өлкәсендә алар тарафыннан түләнгән туристик продукт өчен 2020 елның 31 мартына кадәр төзелгән шартнамәләр буенча акчалата суммаларны кире кайтарырга», - диелә хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылган документта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100