news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Хезмәт министрлыгында май аенда өстәмә яллар алу мөмкинлеге турында сөйләделәр

Май бәйрәмнәре 1 майдан 3 майга кадәр һәм 8 майдан 10 майга кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Эш бирүчеләр инициатива күрсәтеп, хезмәткәрләргә май бәйрәмнәрендә өстәмә ял көннәре тәкъдим итә ала. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән «Российская газета» яза.

Шул ук вакытта ведомствода өстәмә яллар аркасында эш вакыты нормасы, шулай ук хезмәт хакы кимиячәк, дип кисәттеләр.

«Әгәр инициатива эш бирүчедән булса, ял көненә түләү мәсьәләсен соңгысы хәл итәргә тиеш», - дип аңлаттылар министрлыкта.

Моның өчен ирекле язылган локаль норматив акт кирәк, чөнки мондый боерыкның унификацияләнгән формасы юк. Документта ял көне өчен түләү күрсәтелергә тиеш.  

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында май бәйрәмнәре 1 майдан 3 майга кадәр һәм 8 майдан 10 майга кадәр дәвам итәчәк, дип искә төшерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100