news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә «Һәр җәүһәрдә​ –​ халкым тарихы» чарасында Ульяновск хатын-кызлары катнашты

Биредә ​ халкыбызның борынгы ядкаре​ булган дисбе тезү серләрен дә өйрәттеләр.​

Чүпрәледә «Һәр җәүһәрдә​ –​ халкым тарихы» чарасында Ульяновск хатын-кызлары катнашты
https://www.instagram.com/p/CNrtDKIAlQ-/

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә ​Ульяновск өлкәсе «Ак калфак» оешмасы әгъзалары чираттагы күчмә​ утырышта булып кайтты.​ Бу юлы Чүпрәле районы «Ак калфак»​ оешмасы әгъзалары «Һәр җәүһәрдә​ –​ халкым тарихы»​ дигән бик тә​ эчтәлекле, ​ күңелле очрашу оештырган иделәр.​

Чарада Татарстан районнарыннан, ​ Чувашия республикасыннан һәм​ ​ Ульяновск өлкәсеннән гүзәл затларыбыз катнашты.​ Чүпрәле районы «Ак калфак”оешмасы җитәкчесе Гөлфия Яфизова килгән кунакларны җылы каршы алып, төрле чараларда озатып йөрде. Бәйрәм чаралары һәркемнең күңеленә хуш килерлек итеп оештырылган иде. Бу турыда «Өмет» газетасның инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итә.

Чүпрәледә халкыбызның​ энҗе-мәрҗәннәрен бөртекләп җыеп, киләчәк буынга тапшырып калдыру​ өстендә​ зур эшләр башкаралар икән.​ Гореф-гадәтләрне саклап калу​ юнәлешендә​ ​ күргәзмәләр оештырылган иде: чиккән намазлык, ​ сөлгеләрнең​ ниндие генә​ юк​ анда! ​ Биредә ​ халкыбызның борынгы ядкаре​ булган дисбе тезү серләрен дә өйрәттеләр.​

Районның​ «Туган як» музее​ байлыгы да һәркемне сокландырды.​ ​ Музейда Тәтеш районы хатын-кызларын әйдәп баручы​ Римма Гомәр кызының әнисе Сара апа истәлегенә багышланган экспозицияләр белән танышу да нур өстенә нур булды. Ишледә ул үз акчасына төзеткән күпер буыннар бәйләнешен, рух бердәмлеген күрсәтүче билге булып санала.

«Һәр җәүһәрдә​ — халкым тарихы» дип исемләнгән концерт программасы дәртле биюләр, моңлы​ җырлар белән үрелеп барды. Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәис кызы үзенең йомгаклау сүзендә әлеге чарага югары бәя бирде һәм халкыбызның традицияләрен, телен саклап калу өстендә эшләгән җитәкчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100