news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районында рус милли-мәдәни берләшмәсе бүлеге ачылды

«Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе» оешмасы идарәсе рәисе Ирина Александровская район башлыгы Энгель Фәттахов истәлек бүләге тапшырды.

Актаныш районында рус милли-мәдәни берләшмәсе бүлеге ачылды
https://aktanysh.tatarstan.ru/

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Актаныш район үзәгендә «Татарстан Рус милли-мәдәни берләшмәсе» республика иҗтимагый оешмасының Актаныш бүлекчәсен оештыру буенча җыелыш булып узды. Күпчелек тавыш белән «Татарстан Рус милли-мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе итеп Амерзьянова Юлия Валентин кызы сайланды.

Район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә үткән чарага район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, мәгариф, мәдәният бүлекләре җитәкчеләре, җирлек башлыклары, рус теле укытучылары чакырулы иде. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Чара ахырында «Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе» оешмасы идарәсе рәисе Ирина Александровская район башлыгы Энгель Фәттахов истәлек бүләге тапшырды.

Энгель Фәттахов үз чиратында дәрәҗәле кунакка Актаныш районы символикаларын чагылдырган сувенир бүләк итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100