news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Җиңү парадын уздыру вакытын күчерде

Илдә яңа коронавирус йогышы (COVID-19) таралу куркынычын кисәтү һәм киметү буенча чаралар күрелә.

Владимир Путин Җиңү парадын уздыру вакытын күчерде
Илнар Төхбәтов

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин быел Җиңү парадын уздыру вакытын кичектерде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Коронавирус пандемиясе булу сәбәпле, 9 майда Җиңү парады булмый. Бу турыда Владимир Путин Иминлек советы әгъзалары белән очрашуда әйтте», диелә хәбәрдә.

Авыру таралу белән бәйле куркыныч парадка әзерләнергә мөмкинлек бирми, диде Президент.

Барлык тантаналы чаралар, шул исәптән Җиңү парады, «Үлемсез полк» чарасы да, 2020 елда соңрак булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot