news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда изоляция режимы үтәлешен 2,5 меңнән артык хокук сакчысы тикшерә

«Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов хокук саклаучыларның бүгенге шартларда бик мөһим эш башкарганнарын билгеләп үтә», — диде Лилия Галимова.

Татарстанда изоляция режимы үтәлешен 2,5 меңнән артык хокук сакчысы тикшерә

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда изоляция режимы үтәлешен 2,5 меңнән артык хокук сакчысы тикшерә. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Бүген 2500 хокук саклау органнары вәкилләре республика территориясендә куркынычсызлыкны тәэмин итә. Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия хезмәткәрләре көн саен патрульгә чыга, шәһәргә керү һәм чыгу нокталарында кизү тора», — диде Лилия Галимова.

«Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов хокук саклаучыларның бүгенге шартларда бик мөһим эш башкарганнарын билгеләп үтә. Алар шәһәрдә тәртип үтәлешен дә, гражданнарның куркынычсызлыгын да кайгырта», — диде ул.

Республикада 14 шәһәрдә керү һәм чыгу аерым тәртиптә оештырылган. Изоляция үтәлешен ЮХИДИ хезмәткәрләре дә тикшерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100