Питрәчтә «Безнең ишегалды» программасы буенча 90нан артык ишегалды төзекләндереләчәк

Программага нинди ишегаллары керәчәген техник инвентаризация билгеләде.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Питрәч районында «Безнең ишегалды» программасы буенча 2014 елга кадәр салынган һәм начар хәлдәге күп фатирлы йортларның ишегаллары төзекләндереләчәк. Питрәч, Ленино-Кокушкино, Богородск, Кощак, Колай, Пановка авылларында проект туксаннан артык ишегалдына кагылачак, аларның 32се быел ук яңартылачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Программага нинди ишегаллары керәчәген техник инвентаризация билгеләде. «Канәгатьләндерерлек түгел» дип бәяләнгәннәре яңартылачак. Төзекләндерү планын район җитәкчеләре фатир хуҗалары белән очрашуларда төзеде. Һәркем үз фикерен белдерде, искәрмәләрен җиткерде. Биредә яшәүчеләрнең теләкләрен проект эшләренә керттеләр. Бүген барысы да килешенгән. Ишегалларын үзгәртеп кору республика акчалары хисабына башкарылачак, ә район бюджеты хисабына инженерлык челтәрләре — суүткәргеч һәм канализация ремонтланачак.

Хәзер күп кенә ишегалларын үзгәрешләр көтә, иске корылмаларны сүтә башладылар. Мелиораторов урамындагы 3 нче номерлы йорт янындагы иске, шыксыз сарайлар 1970 елларда төзелгән. Алар территориянең ямен бетереп, шуның өстенә янгын куркынычы да тудырып торалар иде. Әле тагын шунысы да куркыныч: буш торган тузган корылмалар теләсә кайсы вакытта очраклы узып китүчеләр өстенә җимерелергә мөмкин.

Шуңа да күп кенә кешеләр бу хәлне аңлап, аларны сүтүгә уңай карадылар. Барлык эшләр аларның контроле астында барды. Башта махсус техника белән корылмаларның өске өлешен, аннан соң стеналарын сүттеләр. Бөтен материалны төяп тә алып киттеләр.

«Эш барышын күзәтергә чыккан кешеләрнең кәефләре яхшы иде, чөнки алар бу тәртипсезлектән арынуны күптән көтә иде. Хәзер барысы да җыештырылачак, чиста-пөхтә булачак», — диде йорт буенча җаваплы Виктор Зайцев.