news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лилия Галимова бакчачыларга йөрү вакыты ни өчен киметелгәнен аңлатты

Инстаграм челтәрендә бакчачылар йөрергә рөхсәт вакытын арттыруны сорап, мөрәҗәгатьләр юллаган.

Лилия Галимова бакчачыларга йөрү вакыты ни өчен киметелгәнен аңлатты

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова коронавирус белән бәйле изоляция чорында бакчачыларга йөрү вакыты ни өчен киметелгәнен аңлатты.

Инстаграм челтәрендә бакчачылар йөрергә рөхсәт вакытын арттыруны сорап, мөрәҗәгатьләр юллаган. Алар моны эшләрне башкарып өлгерә алмавы белән аңлата. Хәзерге вакытта бакчачыларга атнасына ике тапкыр барырга рөхсәт.

«Анализ уздырганда, статистика буенча көненә 100 меңнән артык кеше, бакчага барырга рөхсәт сорап, смс язган. Кайсы дачага йөргәндер, кайсысы үз эшен эшләп йөргәндер. Бу мөрәҗәгатьләрне беләбез. Киләсе атнада бакчачылар соравы буенча киңәшмә булачак. Шунда бу сорауларга җавап булырга мөмкин», — диде Лилия Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100