news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы башкарма комитеты: Коронавируслы кешеләр яши торган йортлар исемлеге фейк

Автошәһәр мэриясендә ялган мәгълүматлар тараткан өчен 30 меңнән100 мең сумга кадәр штраф каралуын искә төшерделәр.

(Чаллы, 16 апрель, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләр яшәгән торак йортлар исемлеге дигән хәбәр социаль челтәрләрдә таралган иде. Әлеге исемлекне Чаллы башкарма комитеты ялган дип атады.

Коронавирус тесты уңай булган кешеләр яши торган адреслар исемлеге WhatsApp мессенджерында чыкты. Аннары ул «ВКонтакте»га күчте. Биредә Чаллы хакимиятенең рәсми төркемендә интернеттагы исемлеккә ни дәрәҗәдә ышанып була, дигән сорау бирелде.

Автошәһәр башкарма комитетының мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова исемлекне фейк дип атады һәм ялган мәгълүматларны тараткан өчен 30-100 мең сум күләмендә штраф каралуын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100