Башкортстанда үз-үзеңне изоляцияләү май азагына кадәр озайтылды

Бу хакта оператив киңәшмәдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Башкортстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы май азагына кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта оператив киңәшмәдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте. Бу хакта «Российская газета» яза.

Ул муниципалитет башлыкларын апрель-май айларында үз-үзеңне изоляцияләү режимында эшләргә чакырды.

Республикада үз-үзеңне изоляцияләү режимы 2020 елның 31 мартыннан эшли.