ТР парламентында яңа судьялар сайланды

Утырышта беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында мәсьәлә каралды

 (Казан, 16 апрель, "Татар-информ"). Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советының 7 нче утырышында беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында мәсьәлә каралды. Әлеге вазыйфаларга кандидатларны Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе Илгиз Гыйлаҗев тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы итеп биш елга Татарстан Республикасы Казан шәһәре Яңа Савин суд районы буенча 9 нчы суд участогына Сабитова Фәридә Айрат кызы сайланды, Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе суд районы буенча 7 нче суд участогына – Касыймов Рөстәм Рафыйкъ улы, Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суд районы буенча 2 нче суд участогына – Шәйхразиева Юлия Хәйдәр кызы,; Татарстан Республикасы Питрәч суд районы буенча 1 нче суд участогына – Геффель Ольга Федоровна, Татарстан Республикасы Тәтеш суд районы буенча 1 нче суд участогына – Зиатдинова Әлфия Әсхәт кызы, Татарстан Республикасы Ютазы суд районы буенча 1 нче суд участогына - Газизов Алмаз Фаяз улы.

Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы итеп ун елга Татарстан Республикасы Алабуга суд районы буенча 1 нче суд участогына Рәхимова Лилия Хәметвәли кызы; Татарстан Республикасы Түбән Кама суд районы буенча 7 нче суд участогына Габидуллин Артур Әсхәт улы; Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 1 нче суд участогына Бабкин Игорь Владимирович сайланды.

ТР парламентының әмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге шул хакта хәбәр итте.