news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Дәүләт Советы РФның янгынга каршы законнарын үзгәртү буенча өч закон чыгару инициативасын кабул итте

РФ Дәүләт Думасына карау өчен өч федераль закон проекты җибәрелә

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында янгын куркынычсызлыгына кагылган федераль законнарга үзгәрешләр кертү турында өч закон чыгару инициативасы кабул ителде. РФ Дәүләт Думасына карау өчен "Янгын куркынычсызлыгы турында"гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында", Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.4 нче һәм 23.1 нче маддәләренә үзгәрешләр кертү турында", "Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертү турында"гы федераль закон проектлары җибәрелгән.

Искәртеп узабыз: ТР Хөкүмәтенең  янгынга каршы федераль законнарга үзгәрешләр кертү турындагы закон чыгару инициативасы республика Дәүләт Советының 20 мартында, Казанның "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгыннан соң узган утырышында кузгатылды. 

ТР Дәүләт Советының бүгенге утырышында закон чыгару инициативаларын Татарстан гадәттән тыш хәлләр министры, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, тәкъдим ителгән үзгәрешләр дәүләт янгын күзәтчелеге органнарына дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнары белән бергә, кешеләр күп була торган объектларны проектлаган, төзегән һәм файдалануга тапшырган вакытта күзәтчелек эшчәнлеген башкарырга мөмкинлек бирәчәк. 

Моннан тыш, тәкъдим ителгән үзгәрешләр дәүләт янгын күзәтчелеге органнарының файдаланыла торган объектларда контроль чараларын башкару вәкаләтләренә кагыла. Р.Хәбибуллин искәртеп узганча, бүген федераль законнар объектларны файдалануга тапшырып, өч ел булганчы  дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерүләр үткәрүне чикли.

РФ Административ хокук бозулар турындагы кодекска тәкъдим ителгән үзгәрешләр суд карары буенча янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә кагыйдә бозулар ачыкланган очракта, кешеләр күп булган объектлар эшчәнлеген туктатып торуны күздә тота.

ТР Дәүләт Советы депутатларының күпчелеге өч закон чыгару инициативасын да хуплады.  

news_right_1
news_right_2
news_bot