Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда бакчачылыкка ярдәм өчен 550 млн сум акча бүлеп биреләчәк
«Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык эше өлкәсендә аерым мәсьәләләре турында» закон проекты беренче укылышта кабул ителде.
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда бакчачылыкка ярдәм өчен быел 550 млн сум акча бүлеп бирелә. Республика бюджетында бу максатларга акча каралган.
«Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык эше өлкәсендә аерым мәсьәләләре турында» закон проекты буенча депутат Валерий Власов чыгыш ясады.
Ул бакчачылык эше социаль әһәмияткә ия булганын әйтте. Аның сүзләренчә, республикада 1 меңләп бакчачылык ширкәте исәпләнә. Республикада миллионга якын бакчачы бар дип исәпләнә. Һәр өченче гаилә бакчачылыкка ничек булса да бәйле.
«Татарстан җитәкчелеге бакчачыларга ярдәм мәсьәләсенә аерым игътибар күрсәтә. Республика бюджеты хисабына бакчачылык берләшмәләренең инфраструктура үсеше программасы гамәлгә ашырыла. Бу программа буенча ике ел эчендә 2 млрд 750 млн сум акча бүлеп бирелгән», — диде Власов.
Ул федераль закон буенча Россия субъектларының дәүләт хакимияте органнары бакчачылык эшен алып баруга ярдәм итәргә хокуклы булганын искәртте. «Закон нигезендә эшне алып бару өчен бу өлкәдә республика закон проекты әзерләнде. Ул дәүләт хакимияте органнарының бакчачылыкта вәкаләтләрен билгели», — дип әйтте депутат.
Закон проектын кабул итү җирләрне куллану нәтиҗәлелеген һәм бакчаларда яшелчә, җиләк-җимеш үстерү күләмнәрен арттыру һәм шәһәр халкының ял итү шартларын яхшырту мөмкинлеген бирәчәк, дип ниятләнә. Закон проекты беренче укылышта кабул ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз