Татарстан җитәкчелеге Салихҗан Габдуллин вафаты сәбәпле кайгы уртаклашты

Совет елларында партия һәм дәүләт эшлеклесе ТАССРның Алабуга һәм Яшел Үзән районнарын җитәкләде.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге совет чорындагы партия һәм дәүләт эшлеклесе Салихҗан Габдуллинның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

КПССның Алабуга һәм Яшел Үзән шәһәр комитетларының элеккеге Беренче секретаре кичә, 15 мартта, 88нче яшендә вафат булды.

Салихҗан Галимҗан улы Габдуллин 1933 елның 10 апрелендә Татарстан АССРның Яңа Чишмә районы Акбүре авылында туа. 15 яшьтән колхозда эшли башлый. 1957 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Аннары туган районында башта авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесында укытучы, аннары «Кызыл Октябрь» совхозында баш инженер булып эшли.

1963-1969 елларда Чистай районы «Сельхозтехника» берләшмәсендә баш инженер, идарәчесе була. 

1970-1979 елларда Габдуллин КПССның Алабуга шәһәр комитеты беренче секретаре булып эшли. Бу вакыт эчендә Менделеев шәһәрендә Л.Я. Карпов исемендәге химия заводы реконструкцияләнде, сөт заводы һәм дистәләгән терлекчелек комплексы салынды, аэропорт төзелде, «Ижминводы» санаторие үсеш алды.

1979-1980 елларда - КПССның Татарстан өлкә комитеты авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире. 1980 елда КПССның Яшел Үзән шәһәр комитетының беренче секретаре итеп сайлана. Габдуллинның бу вазифасында өстенлекле юнәлешләре булып, оборона заводларын үстерү, бөртекле культураларның уңдырышлылыгын арттыру, предприятиеләрдә хезмәтне оештыруның алдынгы һәм нәтиҗәле алымнарын кертү торды.

Салихҗан Габдуллин VIII, IX Һәм X чакырылыш Татарстан АССР Югары Советы депутаты, КПСС өлкә комитеты әгъзасы итеп сайланган. 1983 елдан - «Элитасеменодхоз» предприятиесе директоры, ә 1985 елдан Мәскәү фәнни-тикшеренү институтының «Сельхозхимия» оешмасы Идел буе филиалы директоры була. 1994 елдан 2009 елга кадәр Татарстанның Питрәч районы «Чулпан» фермер хуҗалыгын җитәкли.

Күпьеллык хезмәте, актив тормыш позициясе һәм ирешкән казанышлары өчен партия һәм дәүләт эшлеклесе ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» мактаулы исеме, «Хезмәт батырлыгы өчен», «Фидакарь хезмәт өчен» һәм «Казанның 1000 еллыгы истәлеге» медальләре, Татарстан Республикасы Президентының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелә.

«Мөһим һәм җаваплы участокларда эшләгәндә, С.Г. Габдуллин үзен белемле, принципиаль һәм җаваплы җитәкче, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать өлкәсендә профессионал итеп күрсәтте», — дип искәртелә кайгынамәдә. 

«Габдуллин Салихҗан Галимҗан улы турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак», - диелә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР вице-премьеры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, шулай ук Яшел Үзән, Алабуга һәм Яңа Чишмә районнары башлыклары -Михаил Афанасьев, Рөстәм Нуриев һәм Вячеслав Козлов имзалаган кайгынамәдә.