Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар конгрессы Әфганстандагы диаспора өчен беренче татар теле дәресен үткәрде
Әфганстан диаспорасы вәкилләре өчен оештырылган беренче дәрес «танышу» темасына булды һәм анда алфавитны өйрәнделәр.
(Казан, 16 март, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Бөтендөнья татар конгрессы Әфганстан Ислам Республикасы татар диаспорасы өчен беренче татар теле дәресен үткәрде.
«Без Әфганстан татарларының татар телен өйрәнергә омтылышын хуплыйбыз. Чикләр ачылганнан соң, без теләгән кешеләрне дәреслекләр белән тәэмин итәчәкбез», — диде танышу барышында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.
Дәресне Россия мөселманнары патриотик фонды җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин шәрехләде. Бу Әфганстанда татар тематикасын үстерү белән шөгыльләнә торган бердәнбер иҗтимагый оешма. Фонд онлайн-дәресләрне оештыручыларның берсе булды.
«Әфганстан татар яшьләренең татар телен өйрәнүгә актив кушылуын күрү куанычлы булды. Татарларның бу илнең рәсми танылган халыклары исемлегенә кертелүе илдә татар теленең дәрәҗәсен күтәрде», — дип искәртте ул.
Әфганстан диаспорасы вәкилләре өчен оештырылган беренче дәрес «танышу» темасына булды һәм анда алфавитны өйрәнделәр.
Бөтендөнья татар конгрессының якын һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутуева Әфганстанда туган телне өйрәнергә теләүчеләр күп булуын әйтте. Тыңлаучылар саны киләсе дәресләрдә тагын да артачагына ышаныч белдерде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз