news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төлке урынына хатын-кызны атып үтергән ир-атка карата эш кабат 25 мартта каралачак

Суд утырышында зыян күргән як икеяклы килешү турында үтенеч белән чыкты.

Төлке урынына хатын-кызны атып үтергән ир-атка карата эш кабат 25 мартта каралачак
Гөлнар Гарифуллина

(Кайбыч, 16 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Кайбыч судында ялгышып төлке урынына хатын-кызны атып үтерүгә бәйле эш каралды. Җинаять эше буенча чираттагы утырыш 25 мартка билгеләнде.

Җинаять эше 109 нчы маддәнең 1 нче часте (саксызлык аркасында үлемгә китерү) буенча кузгатылган.

Зыян күргән як судьяга икеяклы килешү турында үтенеч дәгъвасы белән чыкты. Диләрәнең ире Ринат Вәлиуллин һәм әнисе Минзилә Садриева ул документка кул куйды. Судья киңәшләшү залыннан кергәч, үтенечне кабул итү-итмәү мәсьәләсе каралачагын әйтте. Суд утырышына зыян күрүче һәм гаепләнүчене 25 мартка чакырдылар. 

Авылга бик еш төлкеләр килә, кош-кортларга тия дип, Колангы авыл җирлеге башлыгы Фидәил Нигъмәтҗановка берничә мәртәбә зарланганнар. Шуннан 7 декабрь көнне кич белән эштән кайтып, ике көпшәле унике калибрлы ау мылтыгын ала да ярдәмгә китә.

Авыл җирлеге башлыгы һәм ирле-хатынлы Вәлиуллиннар бакчада качып торып, төлкене атарга ниятлиләр. Тик бу ният аяныч тәмамлана. Фидәил Нигъмәтҗанов төлке күзе дип, ут ялтыраган якка таба ике тапкыр аткан. Ә ул маңгаена фонарь куйган Диләрә булып чыккан. Ире Диләрәне хастаханәгә илтә, тик табиблар күп кан югалткан хатын-кызны коткарып кала алмый.

Кайбыч прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләгәнчә, торак пунктта законсыз рәвештә корал белән атканы өчен, Фидәил Нигъмәтҗанов 40 мең сум штрафка тартылган. Шулай ук, аның мылтыгы алынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100