Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә табиб Шамил Гыйззәтуллинга ТАССРның 100 еллыгы медален тапшырдылар
Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы Шамил Гыйззәтуллин 60 яшьлек юбилее бәйрәм итә.
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Бүген Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы, нейрохирургия үзәге башлыгы – академик Н. Н.Бурденко исемендәге Баш хәрби клиник госпиталенең баш нейрохирургы, медицина фәннәре докторы Шамил Гыйззәтуллинга 60 яшь тулды. Аңа ТАССРның 100 еллыгы медален тапшырдылар.
Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин табибны юбилее белән котлады һәм Дәүләт бүләге - ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды, дип хәбәр итте вәкиллекнең матбугат хезмәте.
Очрашу нейрохирург кабинетында булган. Шамил Гыйззәтуллинның гомуми табиблык стажы 36 ел, нейрохирургия белгечлеге буенча гомуми эш стажы 31 елга тулган.
Ул 1984 елда Хәрби-медицина академиясенең Ракета һәм коры җир гаскәрләре өчен табиблар әзерләү факультетын тәмамлый. Шуннан соң ул табиб буларак аерым уку медицина батальонының уку взводы командирыннан алып нейрохирургия үзәге башлыгына кадәр эзлекле юл үтә.
Шамил Гыйззәтуллин ун ел дәвамында Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге каршындагы табиблар клубының актив әгъзасы булып тора. Нейрохирургия белгечлеге буенча республика табибларын укытуга һәм тәҗрибә алмашуына зур игътибар бирә.
Югары уку йортларындагы фәнни-педагогик эш стажы 20 елга тулган. Ул ел саен нейрохирургиянең иң яңа технологияләре буенча «Бурденко очрашулары» халыкара конференцияләрен үткәрә, анда Татарстан табиблары да катнаша, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз