Быел Татарстан мәчетләрендә Туган телләр елы уңаеннан ике айда 210 чара оештырылды

Мөхтсәбәтләрдә Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада, шигырь бәйрәмнәре планшлаштырыла.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы игълан ителү уңаеннан республика мәчетләрендә татарлар арасында дини-милли үзаң, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, татар-мөселман традицияләрен саклауга юнәлтелгән чаралар актив уздырыла. Агымдагы елның 2 ае эчендә мөхтәсибәтләрдә 210 шундый чара оештырылды. 

Алар арасында — татар телен белүгә багышланган викториналар, балалар бәйрәмнәре, азан әйтү һәм Коръән уку буенча чаралар, бәйгеләр, вәгазь кичәләре, «Милләтеңне сакла» дип исемләнгән мавыктыргыч күңел ачу программасы, «Туган телем — сайрар кошым» дип аталган плакатлар бәйгесе, шәмаилләр күргәзмәсе, «Туган телем — сайрар кошым» дип аталган плакатлар бәйгесе.

Шулай ук кызыклы чаралар арасында «Туган телем — иркә гөлем» дип исемләнгән брейн-ринг, сәламәтлеккә туймаган балалар арасында татар телендә шигырь укучыларның «Без булдырабыз» дип аталган дистанцион бәйгесе, «Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» бәйгесе, татар дин галимнәре мирасын өйрәнүгә багышланган җыеннар һ.б. бар, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Алга таба мөхтәсибәтләрдә татар көрәше турниры, Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада, шигырь бәйрәмнәре үткәреләчәк.