Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ташкентта Үзбәкстан татарларының күренекле вәкилләренә багышланган лекция үткәрделәр
Чарада галимнәр, тарихчылар һәм профессорлар, милли мәдәни үзәк вәкилләре, югары уку йортлары укучылары катнашты.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Ташкентның Абдулла Кадыйри исемендәге музеенда татар милләтеннән булган һәм Үзбәкстан үсешенә зур өлеш керткән «Үзбәкстанның танылган мәдәният, фән һәм сәнгать эшлеклеләре»нә багышланган лекция булды. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге хәбәр итә.
Чараны Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге Үзбәкстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы Чит илләр белән милләтара мөнәсәбәтләр һәм дустанә элемтәләр комитеты ярдәмендә оештырган.
Чарада галимнәр, тарихчылар һәм профессорлар, милли мәдәни үзәк вәкилләре, югары уку йортлары укучылары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Музей фойесында узган гасырның күренекле кешеләре тормышы турында сөйләүче китаплар һәм фотографияләр күргәзмәсе оештырылган иде. Лекция башланыр алдыннан катнашучылар өчен уку залы һәм музей буйлап экскурсия оештырылды.
Чара Ташкентта ТНВ-Планета корпункты тарафыннан яктыртылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз