news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәп укучыларының ата-аналарына Россия буенча сәфәргә бармаска киңәш ителде

Коронавирус таралу сәбәпле, күп кенә ата-аналар сәфәрләрдән баш тарта башлады инде, диде Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина.

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларның ата-аналарына Covid-19 коронавирусы аркасында хәтта Россия төбәкләре буенча сәфәрләрне чикләргә тәкъдим итте. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина сөйләде.

«Россия буенча сәфәрләрне чикләргә тәкъдим итәбез, чөнки аэропорт, вокзал, җәмәгать туклануы урыннары балаларның сәламәтлеге өчен потенциаль куркыныч тудыра. Без иртәгә кайсы төбәктә нәрсә үзгәрәчәген белмибез», — диде ул.

Алсу Әсәдуллина сүзләренчә, ата-анасы белән кая да булса китәргә җыенган һәр баланы мәктәп администрациясе, укытучылар белеп торсын өчен, барлык мәгариф оешмалары ата-аналар җыелышлары уздыра. Күп кенә ата-аналарның сәфәрләрдән баш тарта башлаган. «Күп айлар алдан сәфәргә барырга планлаштырган мәктәпләр бүген үз карарларын яңадан карый», — диде министр урынбасары.

«Әгәр бала әти-әнисе белән чит илдән кайткан икән, хәтта Иран, Кытай, Корея, Франция, Германия, Италия, Испаниядән генә түгел, алар һичшиксез 14 көн санизоляциядә булырга тиеш. Бу санизоляция алар белән сәфәрдә булмаган гаилә әгъзалары, бигрәк тә алар арасында өлкән яшьтәге кешеләр булса мөһим", - диде Алсу Әсәдуллина.

Статистика күрсәткәнчә, 65 яшьтән һәм өлкәнрәк кешеләр Covid-19 коронавирусы өчен иң йомшак категория. «Әгәр алар чит илдән кайталар икән, барлык ата-аналарга гаиләнең башка әгъзаларыннан аерым торырга тәкъдим ителә. Әлбәттә, эш бирүчене һәм мәктәп директорын шундый илдән кайтулары турында кисәтергә кирәк», — диде ул.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Covid-19 коронавирусы пандемиясе турында игълан итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100