Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан җитәкчелеге Зөфәр Гыймаев вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде
Ул Татарстан Республикасы әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре портретлары сериясен булдырган өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге Россиянең атказанган рәссамы Зөфәр Гыймаевның вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде. Ул кичә озак вакытлы авырудан соң 71 яшендә вафат булды.
Кайгынамәне Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин, Алексей Песошин, Әсгать Сәфәров, Васил Шәйхразиев, Ирада Әюпова, Илсур Метшин, Альберт Шиабиев имзалады.
«Зөфәр Гыймаев хезмәт сөючән, кешеләргә карата игелекле мөнәсәбәттә, үз эшенә чиксез бирелгән булуы белән аерылып тора иде. Халык рәссамы, талантлы кеше турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр», диелә кайгынамәдә.
Зөфәр Гыймаевның осталыгы югары дәрәҗәдәге бүләкләр белән билгеләп үтелгән. Алар арасында «Россия Федерациясенең атказанган рәссамы», «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе», «Татарстан Республикасының Халык рәссамы» дигән мактаулы исемнәр бар иде.
Ул Татарстан Республикасы әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре портретлары сериясен булдырган өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз