news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пенсия фонды ОСАГО өчен компенсацияләрне кемнәр ала алуын аңлатты

Инвалидлыклары булган россиялеләр ОСАГО килешүе буенча премия бәясенең яртысына кадәр кайтара ала.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Аерым төр гражданнар гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү полисларының (ОСАГО) ярты бәясен кайтарырга мөмкин.

Инвалидлыклары булган россиялеләр ОСАГО килешүе буенча премия бәясенең яртысына кадәр кайтара ала. Бу хакта Россия Пенсия фондының Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсе бүлегенә сылтама белән «Прайм» агентлыгы хәбәр итә.

Полиста сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кеше яки аның законлы вәкиле һәм шулай ук тагын икедән дә артык кеше күрсәтелмәгән очракта, әлеге компенсациядән бер полис буенча файдаланырга була.

Әгәр транспорт аларга медицина күрсәткечләре буенча кирәк булса, полис бәясенең яртысын инвалидлыклары булган гражданнар яки аларның вәкилләре кайтара ала.

Шулай ук түләүләр инвалид балаларга да кагыла. Акчаны мондый баланың әти-әниләре, опекуннар алырга мөмкин. Әгәр документлар инвалидларның федераль реестрына һәм социаль тәэмин итүнең бердәм дәүләт мәгълүмат системасына тапшырылган булса, компенсация чаралары автомат рәвештә башкарыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100