news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эльмира Зарипова 3-7 яшьлек балалар өчен айлык пособие алу тәртибен аңлатты

Аз керемле гаиләләргә дәүләт ярдәме 5216,5 сумнан 10 433 сумга кадәр билгеләнә.

Эльмира Зарипова 3-7 яшьлек балалар өчен айлык пособие алу тәртибен аңлатты
https://pixabay.com/

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова аз керемле гаиләләргә 3-7 яшьлек балалар өчен айлык пособие алу тәртибен аңлатты.

«Кереме яшәү минимумыннан (бер кешегә 10756 сумнан) артмаган гаиләләргә өч яшьтән җиде яшькә кадәрле балалары өчен 2020 елның 1 июненнән пособие түләнә. Мәсәлән, пособие алу өчен өч кешелек гаиләнең айлык кереме 32268 сумнан артмаска тиеш. Керемнән тыш, милек белән тәэмин ителеш тә исәпкә алына», — диде Эльмира Зарипова ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Исәпкә алына торган милекнең чиге шактый зур. Пособие алырга дәгъва итүче гаиләнең икешәр фатиры, икешәр торак йорты, икешәр автотранспорты булмавы шарт. Биш елдан «өлкәнрәк» машиналар исәпкә алынмый.

Моннан тыш, гаиләдәге эшкә сәләтле кешеләрнең хезмәт яки башка эшчәнлектән әзме-күпме кереме булырга тиеш. Бу керемнәр булмауның объектив сәбәпләре дә каралган. Мәсьәлән, моңа 3 яше тулмаган бала карау, армиядә хезмәт итү һәм башкалар керә.

«Түләү күләме төгәл сумма белән билгеләнгән. Ул гаиләнең кеременә карап, яшәү минимумының 50, 75, 100 процентын тәшкил итә ала. Әйтик, түләү яшәү минимумының 50 проценты күләмендә билгеләнеп, бу сумма гаиләгә фәкыйрьлектән чыгарга мөмкинлек бирми икән, 75 процент билгеләнә. Әгәр 75 процент та фәкыйрьлектән чыгара алмаса, яшәү минимумының 100 проценты билгеләнә», — диде Эльмира Зарипова.

2022 елда пособие күләме:

  • 5 216,5 сум (бала өчен яшәү минимумының 50 проценты),
  • 7 824,75 сум (бала өчен яшәү минимумының 75 проценты),
  • 10 433,0 сум (бала өчен яшәү минимумының 100 проценты).

Татарстанда 2022 елның гыйнварында 3-7 яшьлек балалар өчен 48,8 мең түләү билгеләнгән.

3-7 яшьлек балаларга пособие алу өчен гаризаны Республика матди ярдәм үзәгендә, күп функцияле үзәкләрдә, дәүләт хезмәтләре порталында язарга мөмкин. Керем һәм милек турында мәгълүмат тапшыру кирәкми. Пособие бер елга билгеләнә. Гаризаны ел саен язарга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100