Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда «Кубок Дружбы – Дуслык» Бөтенроссия хоккей турниры узачак
Чара кысаларында күңел ачу һәм концерт программасы, ансамбльләр, иҗат коллективлары чыгышлары каралган.
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). 20-21 февральдә Татарстанда беренче тапкыр шайбалы хоккей буенча «Кубок Дружбы — Дуслык» — Раифа 2021 Бөтенроссия турниры узачак.
Ярышлар ике мәйданчыкта — Казанның «Баско» боз спорт сараенда һәм ачык һавада Раифа күлендә урнашкан хоккей мәйданчыгында, борынгы Раифа Богородицкий ирләр монастыре янында узачак, дип яза Татарстанның Диния нәзарәте.
Турнир халыкның барлык катламнары арасында хоккейны популярлаштыру, республикабызда төрле конфессияләр арасында тынычлыкны, дуслыкны һәм татулыкны ныгыту өчен хезмәт итәчәк һәм Казан епархиясе, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм бөтен Татарстан тормышында зур вакыйга булачак. Турнирда Казан, Уфа командалары катнашачак, алар составына төрле дини конфессияләрне тәкъдим итүче уенчылар керәчәк.
Чара кысаларында күңел ачу һәм концерт программасы, ансамбльләр, иҗат коллективлары чыгышлары һәм башкалар каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз