news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«ШАЯН ТВ» каналы «Сәйлән» фестиваленең өченче сезонын башлап җибәрә

Проектның яңа сезонында катнашу өчен гаризалар 30 июньгә кадәр кабул ителә.

«ШАЯН ТВ» каналы «Сәйлән» фестиваленең өченче сезонын башлап җибәрә

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). «ШАЯН ТВ» каналы «Сәйлән» фестиваленең өченче сезонын башлап җибәрә. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

«Әлеге проект „ШАЯН ТВ“ каналының йөзек кашына әверелде. Ел саен ул меңләгән баланы үзенә җәлеп итә. Проект катнашучыларга киң мөмкинлекләр бирә, зур сәхнәгә юл ача. Алдагы сезон җиңүчеләре танылган артистлар беләр берлектә чыгыш ясый, клипларда төшә инде», — ди оештыручылар.

Проектның төп максаты — татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы балаларны барлау, алар өчен иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру.

Проектның яңа сезонында катнашыр өчен җыр белән анкетаны seilen@shayantv.ru адресына юлларга кирәк. Гаризалар 30 июньгә кадәр кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат, нигезләмә һәм катнашучы гаризасы shayantv.ru сайтында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100