news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ел ахырына кадәр пенсияне автомат рәвештә билгели торган сервис эшли башлый

Россия Пенсия фонды алдында барлык гражданнар өчен пенсияләрне формалаштыру процедурасын мөмкин кадәр аңлаешлы итү бурычы тора.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Россиядә ел ахырына кадәр пенсияне автомат рәвештә билгели торган сервис эшли башлаячак. РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков Россия Пенсия фондының яңа җитәкчесен тәкъдим иткән вакытта шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Бүгенге көндә Пенсия фонды безнең гражданнар өчен пенсия формалаштыру процедурасын мөмкин кадәр аңлаешлы итәргә тиеш, - диде Котяков. - Безгә 2021 ел ахырына кадәр гражданнар өчен пенсияләрне проактив билгеләү сервисын тәэмин итүгә бәйле амбициоз бурычны үз өстебезгә алырга кирәк дип саныйм».

Министр билгеләп үткәнчә, әле пенсия яшенә җитмәгән гражданнарга алар киләчәктә алачак пенсия иминият түләүләре турындагы мәгълүмат белән теләсә кайсы вакытта танышу мөмкинлеген бирергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100