news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Росреестрның Татарстандагы идарәсе белгечләре эшкуарларның сорауларына җавап бирәчәк

Эшкуарлар үзләрен кызыксындырган сорауларны 17 февральдә иртәнге 8дән көндезге 12гә кадәр бирә ала.

Росреестрның Татарстандагы идарәсе белгечләре эшкуарларның сорауларына җавап бирәчәк

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). ТР буенча Росреестр идарәсе Татарстан эшкуарлары өчен кайнар элемтә үткәрәчәк. Ведомство вәкиле хокукларны теркәү һәм кадастр исәбе хакында сөйләячәк, шулай ук эшкуарларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирәчәк.

Идарәнең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе 17 февраль көнне 8.00-12.00 сәгатьләрдә кече һәм урта бизнес субъектлары өчен «кайнар элемтә» уздыра.

Эшкуарлар өчен консультацияне ТР буенча Росреестр идарәсенең инвестицион проектлар буенча күчемсез милекне теркәү бүлеге башлыгы Александра Абдуллина үткәрәчәк.

Үзегезне кызыксындырган сорауларны иртәгә, 17 февральдә, 8.00-12.00 сәгатьләрдә 8 (843) 255-25-71 телефоны буенча бирергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100