news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда татарлар яшәгән урыннарда башкорт һәм мишәр мәдәни үзәкләре ачылачак

Яңа тарихи-мәдәни үзәкләр «Башкортстан халыклары дуслыгы йорты» оешмасы базасында ясала.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Илшат Имангулов). Якын арада Башкортстанның Балтач һәм Туймазы районнарында «Башкортстан халыклары дуслыгы йорты» оешмасы базасында башкорт һәм мишәр тарихи-мәдәни үзәкләре ачыла. Яңа үзәкләр дәүләт бюджет учреждениесенең башка филиалларын оптимальләштерү хисабына оештырыла. Башкортстан Республикасының хокукый мәгълүмат порталында шул хактагы карар чыкты. 

Балтач һәм Туймазы районнары Башкортстанның татарлар күпләп яши торган урыннары булып тора. Россия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Кузеев исемендәге этнологик тикшеренүләр институты хезмәткәре Илдар Габдрәфыйков фикеренчә, үзәкләрне булдыру мантыйкка бик авыр бирелә.

«Миңа мәгълүм булганча, татар-мишәрләр үзләре үзәкләр ясау инициативасы белән чыкмаган. Шуңа күрә монда бер максатны күзаллыйм — Башкортстан татарларын таркатырга маташу. Чөнки мишәрләр — татар халкының бер өлеше, татар үзаңы нык булган субэтник төркем», — дип саный галим.

Башкортстан халыклары дуслыгы йорты директоры урынбасары Илшат Сабитов үз учреждениесенең планнарын шәрехләүдән баш тартты.

1989 елда халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Туймазыда татарлар өлеше 47 процентка якынлашкан, ә 2002 елда бу сан 41 процент тәшкил иткән. Шул ук вакытта башкортлар өлеше арткан.

1989 елда Туймазы районында татарлар өлеше 56 процент булган, ә 2002 елда ул 27 процентка кадәр кимегән. Шул ук вакытта башкорт халкы 60 процентка кадәр арткан.

1989 елда Балтач районында татарлар өлеше 59 процент булган, ә 2002 елда ул 15 процентка кадәр төшкән. Бу елларда башкортларның өлеше исә 22 проценттан 70 процентка кадәр арткан. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100