news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Синоптиклар Татарстанда томан һәм бозлавык турында кисәтә

11 ноябрьдә республика территориясендә, шул исәптән Казанда да томан төшәчәк.

(Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан синоптиклары һава торышы шартлары бозылуы турында кисәтә. ТР Гидрометеорология үзәге фаразынча, 11 ноябрьдә республика территориясендә, шул исәптән Казанда да, төнлә һәм көндез урыны белән томан төшәчәк.

Моннан тыш, көндез һәм кич кар, юеш кар яварга, кайбер районнарда юлларда бозлавык урнашырга мөмкин. Җил: көньяктан, талгын. Төнлә һава температурасы -2..-7 градус, көндез -3..+2 градус көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot