news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Россиянең Европа өлешенә язның иртә киләчәген фаразлый

Язның иртә килүе җылы кыш белән аңлатыла: кар катламы тулысынча формалашмаган, ә сулыклар юан боз кисәге белән каплана алмаган.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Россиянең Европа өлешендә язның беренче билгеләре быел гадәттәгедән иртәрәк пәйда булачак. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Европа территориясендә язның беренче билгеләре - ноль градустан арту ягына күчү, кар, елгаларда һәм башка сулыкларда боз эрү. Бу - табигый синоптик билгеләр буенча яз башы. Әлбәттә, быел бу процессларның гадәттәгедән иртәрәк барачагын көтәргә мөмкин», — диде Вильфанд.

Аның сүзләренчә, язның иртә килүе җылы кыш белән бәйле: кар катламы тулысынча формалашмаган, ә сулыклар калын боз кисәге белән каплана алмаган.

«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, киләсе атнада Татарстанга җылы киләчәк, ул чакта һава шартлары начараю күзәтелә. Республика территориясендә тәүлеклек уртача температура нормадан 10-13 градуска артып китәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100