news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Биосфера-Фиш» шәхси буасыннан кышкы балык тоту фотоларын куйды

Балык үрчетү комплексы Лаеш районында урнашкан.

Рөстәм Миңнеханов «Биосфера-Фиш» шәхси буасыннан кышкы балык тоту фотоларын куйды
instagram.com

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кышкы балык тотудан төшкән фоторәсемнәр белән уртаклашты. Республика җитәкчесе кайбер фотоларны Инстаграмда үз битендә урнаштырды. Фотоларның берсендә - «Биосфера-Фиш» ҖЧҖнең шәхси сулыгында тотылган чөгә балыклары.

«Якшәмбе булуга карамастан, Президентның бүген кыска эш көне иде. Ә калган вакытын ул гаиләсе белән үткәрергә тырыша. Әбүнәчеләр белән уртаклашкан фотосурәтләрдә Рөстәм Миңнеханов улы белән мәрсин балыгы үрчетелә торган «Биосфера-Фиш» балыкчылык комплексында балык тоткан. Анда теләгән һәр кеше балык тота ала», - дип сөйләде «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

«Рөстәм Нургалиевич мөмкин булган очракта Татарстанда теләсә кайсы туристлык-рекреация зоналарында буш вакытын үткәрүне өстен күрә», — дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

🎣

Публикация от Рустам Минниханов (@rusminnikhanov)

Балык тоткандагы рәсемнәрдә Рөстәм Миңнеханов һәм аның улы Искәндәр, шулай ук «Агава» оешмасы хуҗасы, балык үрчетү комплексын гамәлгә куючы Владимир Малыгин сурәтләнгән.

«Биосфера-Фиш» балыкчылык комплексы Лаеш районында урнашкан. Комплекс эшчәнлеге мәрсин балыклары һәм гибридлары, балык үрчетү материаллары җитештерүгә, Идел-Кама бассейны суларының популяциясен торгызуга һәм балыкландыруга юнәлдерелгән.

Предприятие нигезенә беренче таш салу 2017 елның сентябрендә булды. Бер елдан соң, 2018 елның октябрендә, Татарстан Республикасы Президенты катнашында проектның беренче чиратын — елына 1 млн чөгә балыгы җитештерү комплексын ачу тантанасы узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100