news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә герой-шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова әтисенең туган көнен бөтен кеше белән каршылаганы өчен килгән кешеләргә рәхмәт белдерде.

Мәскәүдә герой-шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салдылар
tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә, 15 февральдә, Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге ел саен Мәскәүдә аның һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасын үткәрә. Быел да шагыйрьнең туган көнендә чәчәкләр салынды. Бу хакта Тулы вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова, Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Мәскәүнең Региональ татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында узды.

Равил Әхмәтшин, җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп, бөек шагыйрьне искә алырга килгән һәркемгә рәхмәт белдерде. Ул һәйкәл урнаштырылган район башлыгына һәм татар әдәбияты классигы истәлегенә зур хөрмәт белән караган халыкка аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Тулы вәкаләтле вәкил искәрткәнчә, Җәлил бөек шагыйрь генә түгел, батыр кеше дә булган. «Без Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыкларын истә тотарга, алар турында истәлекләрне балаларыбызга, оныкларыбызга тапшырырга тиеш», - дип билгеләп үтте ул.

Шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова әтисенең туган көнен бөтен кеше белән каршылаганы өчен килгән кешеләргә рәхмәт белдерде. Ул әтисен һәм аның дусларын яхшы хәтерлим, диде.

«Әтиемнең сугышка кадәр башкарган эшләренә шаккаттым. Бу гадәти булмаган кеше. Үзенең кыска гомерендә шулкадәр яхшылык эшләргә өлгергән. Аның дуслары хатирәләре буенча, әти искиткеч якты, сөйкемле кеше булган», – диде шагыйрь кызы.

Муса Җәлил исемендәге мәктәп укучысы Динияр Алюков герой-шагыйрь шигырьләрен укыды. Россиянең атказанган артисты Владимир Кудашев Бөек Ватан сугышына багышланган «Җиңү көне» җырын башкарды.

Истәлекле чара герой-шагыйрь монументына чәчәкләр салу белән тәмамланды. Бу чарада Татарстаннан Мәскәү төбәгендә хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләр катнашты.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100