news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә район башлыгы Тимур Нагуманов катнашында парламент дәресе узды

2020 елда парламент дәресләре «Традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз» дигән темага уза.

Әлмәттә район башлыгы Тимур Нагуманов катнашында парламент дәресе узды
almet-rt.ru

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). 15 февральдә Әлмәттә район башлыгы Тимур Нагуманов парлемент дәресе уздырды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.

2020 елда парламент дәресләре «Традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз» дигән тема астында уза һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.

Парламент дәресе Әлмәтнең 2 лицеенда узды.

Анда район башлыгы Тимур Нагуманов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Павлова, лицей директоры Гүзәл Сафина, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Екатерина Надина катнашты.

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Галия Храмова 11 нче сыйныф укучылары белән дәрес үткәрде. Ул Әлмәт районының Апак авылында туып-үскән очучы Федор Калугин турында фәнни — тикшеренү эше белән таныштырды.

Район башлыгы чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм Галина Храмовага эчтәлекле дәрес өчен рәхмәтен белдерде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100