Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиялеләр соңгы ярты елда ит, балык һәм сырда экономияли башлаган
Бу турыда 29 гыйнвар көнне Россиянең 43 субьектында 1,5 мең респондент арасында үткәрелгәнсораштыру нәтиҗәләре сөйли.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Россиялеләр соңгы алты айда ит (24%) сыр һәм казылыкны (20%), шулай ук балык һәм диңгез продуктларын кимрәк куллана башлаган. Бу турыда «Иҗтимагый фикер» фонды тарафыннан үткәрелгән сораштыру сөйли, дип яза Риа-Новости.
Социологлар ачыклаганча,соңгы ярты елда сораштырылганнарның 39 проценты ризыкларда экономияли башлаган, шул ук вакытта респондентларның яртысы туклануга чыгымнарның үзгәрмәвен билгели, 7 процент ашауда экономияләмибез, дип белдергән.
Ризыкта экономияләүчеләрнең 16%ы җиләк-җимешне, 13 %ы- кондитер эшләнмәләрен, 9 %ы – сок, су, газлы эчемлекләрне кимрәк сатып алабыз дигән. Шу лук вакытта 3 процент барлык продуктларда да экономияли башладык дип белдергән.
Сораштырылганнарның 38 проценты сожгы алты айда башка төр товар һәм хезмәтләрдә экономиялибез дигән. Мисал өчен, 24% өс киеме һәм аяк киеменә, 17 %- музей, театр, кино, 15% - кафе һәм рестораннарга чыгымнарны киметкән.
Сораштыру 29 гыйнвар көнне Россиянең 43 субьектында 1,5 мең респондент арасында үткәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз