Горький тимер юлы агымдагы елда 140 чакрымнан артык тимер юлларны яңартачак

2016 елда 60 чакрым тимер юл яңартылган.

(Казан, 16 февраль, "Татар-информ"). “Тимер юлларны реконструкцияләү” проекты буенча 2017 елның инвестиция программасы буенча Горький тимер юлының гомуми озынлыгы 140 чакрымнан артык булган 11 объектында эшләр башкару ниятләнә. Бу турыда Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Реконструкцияләү Ковров станциясендә, Котельнич-1 - Марадыковский, Просница - Ардаши, Ардаши - Зуевка, Велетьма - Родяково, Шумерля - Вурнары, Вурнары - Канаш, Бөреле - Коркачык, Люга - Можга, Кичево - Бугрыш, Уфимка – Афанасьевский аралыкларында планлаштырылган.

2016 ел дәвамында Горький магистраленең 10 аралыгында гомуми озынлыгы 60 чакрым тәшкил иткән юллар модернизацияләнгән.